Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Ялгыштыкмы? Ялгыштык!

Без оныткан идек кышның төсен,

Суыкларны, кырпа буранын.

Соңгы еллар асларында

Үлчәүләргә салдык кыш данын.

Ак аюны самолетка салып

Эзләп йөрдек салкын нокталар.

Ни гаҗәпләр калдык табигатькә:

Каян килә мондый җан-фәрман?!

Заманасы буталган да җиткән,

Бу хакимлек каян килә соң?

Кем уйлаган, иләкләргә салып,

Табигәтьнең болай иләсен?

...Менә шулай уйлап йөргән чакта

Әйтте берчак безгә табигать!

Зәмһәрирдәй суыклары белән

Дәштек шымшып: ай-һай, җәмагать?!

Кирәк чакта көзе килсә икән,

Кышы булсын, булсын очкынлы!

Табигәтьнең аның үз мөнбәре -

Бер сүзе дә өзә мең кылны!

Вазыйх Фатыйхов.

Фото:http://www.ipnews.org/index.php/2013/02/16

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X