Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Укы күңел хисләремне

Укы күңел хисләремне Вакыт узган ,тик кайтамын, Шул еллар хәтеренә. Гүя,сина хат юллаган , Көннәрем әле генә. Хатларымны,хатларымны, Ачып укы ,укы эле. Йөрәгемдә эле һаман, Шул елларның уты әле. Минем соңгы хатларыма, Күз сал элә яңадан. Аларда бит сиңа булган, Күңел хисләрем калган. Суга салма ,утка якма, Саргаеп тузсалар да....

Укы күңел хисләремне

Вакыт узган ,тик кайтамын,

Шул еллар хәтеренә.

Гүя,сина хат юллаган ,

Көннәрем әле генә.

Хатларымны,хатларымны,

Ачып укы ,укы эле.

Йөрәгемдә эле һаман,

Шул елларның уты әле.

Минем соңгы хатларыма,

Күз сал элә яңадан.

Аларда бит сиңа булган,

Күңел хисләрем калган.

Суга салма ,утка якма,

Саргаеп тузсалар да.

Шул ук ялкыннарда янам,

Елларым узсалар да.

Хатларымны,хатларымны,

Ачып укы ,укы эле.

Йөрәгемдә эле һаман,

Шул елларның уты әле.

Вазыйх Фатыйхов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X