Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Туган як чишмәләре

Ераклардан кайттык без

Белергә сезнең хәлне.

Кая барсак сагындыра

Туган як чишмәләре.

Алар безгә чыкканнар

Урап авыр юлларны.

Чишмәләрне күп күрсәк тә

Сездәйләре булмады.

Сез чыгасыз җир астынан

Кыя, ташлар аралап.

Суыгызны эчкәннәргә

Тамчы саен бер савап.

Туган якның чишмәләре

Коя Тойма, Чулманга.

Алар күңелгә бик якын,

Ахры, шунда туганга.

Җырлый-җырлый ага чишмә,

Челтер-челтер авазы.

Алар безгә алып килә

Җиләкле җәй, язларны.

Яшибез әле, яшибез

Сез чишмәләр булганда.

Күп вакытта безне саклый

Тамчы су сусаганда.

Айлы кичтә чишмәләрдә

Йолдызлар да коена.

Күрим дисәң, килеп кит син

Безнең Тойма буена.

Радищев та мактап язган

"Изгеләр чишмә" суын.

Синтәк белән Котловка да

Чиста суга бай булсын.

Исең китеп торырлык бит

Бу илаһи гаҗәпкә.

Алар табигать бүләге

Бирелмиләр әҗәткә.

Әй чишмәләр, чыккансыз сез

Ерак юлларны урап.

Без дә бүген җыелыштык,

Чишмәләр, сезне зурлап.

Миннур Сафиуллин.

Фото: http://komanda-k.ru/sites/default/files/P1020588.JPG

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә