Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Тормыш-ормыш юлыннан

Яшәү дәрте җанда булган чакта,

Тынгы бирми хыял хисләре.

Бу гомернең кадерләрен белиек,

Еллар санаса да ничәне.

Ташкын сыман гына үтә еллар,

Дөнья куа күпме язмышлар.

Уйландырып куя учаклардан,

Утлы күмер алган шук чаклар.

Аңлый белү кирәк тормыш серен,

Бар карасы, бар бит агы да.

Җавап табу кирәк сынауына,

Язмыш кул изәгән чагында.

Тигез бүленмәгән дөнья йөге,

Үлчәнмәгән күпме барасың.

Ярты юлда берук калдырма син,

Гомер дигән тормыш арбасын.

Яшәү фасыллары серле үзгә-

Син көткәндә килми язлары.

Югалтмаска кирәк яз өметен,

Көтсәк тә еш Ходай язганны.

Кала бездән , кала һәммәбездән,

Йомгак җебе берчак сүтелә.

Шөкер калсак иде гамәлләрдән,

Кергән чакта гомер көзенә.

Адәм яши, җирдә эзе кала,

Тонык эзме, әллә нурлымы.

Килешми ул чәч бәсләнгән чакта,

Җиргә багып тору борынны.

Үлчәүләргә салып барлау кирәк,

Фани дөнья кылган гамәлең.

Терсәкләрне эзләмәскә язсын,

Чүгелгәндә, кимеп җан хәлең.

Кемгә кирәк, кемгә хаҗәт булыр,

Моң-зар елауларың соңыннан.

Язылмаган канун-без ир-атка,

Мескенләнү , гомер тыелган.

Тормыш-ормыш, үз агымы аның,

Ничек яшәсәң дә үтелә.

Тунын якканнар бар , ачу итеп,

Нәни генә тормыш бетенә.

Бар гомерен бүләк итүчеләр,

Бер белмәгән читкә, дошманга,

Ул үзенең мәңге үлмәсенә,

Туганда ук инде ышана.

Томырылып чапкан байталның да,

Бәкәлләре сынып туктала.

Мең иләкне узу кирәк безгә,

Юлдан тайпылмыйча атларга.

"Алдың , артың карап йөр син улым ",-

Бу сүз мине һәрчак озата.

Өстәп куя иде,әни , шулчак_

"Нәсел йөзен берүк кызартма ! ".

Текә булмасам да, текә кыя-

Минем өчен булды багышым.

Ялгышым да , дөрес күп булгандыр,

Тик бәхетле минем язмышым.

Алга карыйм , үткәнемә кайтам,

Күз яшьләрем тула йөрәккә.

Хай, бу гомер татлы ,ачы үзе,

Тик кыска шул бигрәк , бигрәкләр

Кадерләрен белик шул гомернең,

Һәр көнебез булсын зур бүләк.

Һәркем кадерлесе берәүләрнең,

Берәүгә дә берәү бик кирәк.

Бу тормышны яратмаучы сирәк-

Яшәү яме инде бу димәк!

Вазыйх Фатыйхов

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X