Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әтнә районыннан Сүрия Мингатинаның шигьри тәлгәшннән хушланып алыгыз

    Сине күрәм көздә! Көзне салкын, диләр, Пыскак яңгыр, Үрти җил-давыл... Йөзгә бәреп ачы җилләр исә- Күңел сагына җылысын җәйнең... Ә мин җылы тоям- Көздә сине күрәм! Аяз күктә-сафлык. Салкын түгел-аклык! Яңгыр түгел-назың Җанга бәрә шулай Шашып... ярсып... Каен кызы- сары, Сагыш түгел -кояш! Синең җылың калган... Чукларында -алтын..! Сине күрәм...

    Сине күрәм көздә!

    Көзне салкын, диләр,
    Пыскак яңгыр,
    Үрти җил-давыл...
    Йөзгә бәреп ачы җилләр исә-
    Күңел сагына җылысын җәйнең...

    Ә мин җылы тоям-
    Көздә сине күрәм!
    Аяз күктә-сафлык.
    Салкын түгел-аклык!
    Яңгыр түгел-назың
    Җанга бәрә шулай
    Шашып... ярсып...

    Каен кызы- сары,
    Сагыш түгел -кояш!
    Синең җылың калган...
    Чукларында -алтын..!
    Сине күрәм көздә!
    Сихри сафлык,
    Җылың калган миндә-
    ... Җәйнең көзгә кергән мәле!


    Сүрия Мингатина

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: