Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Әтиемә

Аяк атлауларың үзгәргәннәр,

Картлык чалымнары йөзеңдә.

Кайтып кереп,исәнләшкән чакта,

Бик еш күрәм яшьләр күзеңдә.

Шатлык яше тугел алар, беләм,

Ялгыз кердең гомер көзенә.

Ялгызлыкның нәрсә икәнлеге,

Һәрбер гамәлеңдә сизелә.

Балаларның инде үз тормышы,

Игътибар да җитеп бетмидер.

Бәхетле һәм тигез картлыкларны,

Жир йөзендэ кемнәр көтмидер.

Сагышларың җиңеләйтер өчен,

Ниләр эшләп карыйм, Әтием?

Бер дә болай газапланмас идең,

Яннарыңда булса әнием.

Фәнис МӨХӘММӘТҖАНОВ

Яр Чаллы шәһәре.

Фото: https://www.whitepharmacy.co.uk/sites/whitepharmacy/uploads/images/vfvfvcc.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев