Татар, диеп мактанабыз...
Ә безнең нәрсәбез бар?
Килер вакыт, масайганны
Бу дөнья изәр, сытар.
Язабыз бик күп сүзләрне,
Урысчага ияреп.
Яши телдә чит-ят сүзләр-
Рәхәтләнеп, кинәнеп.
Милләтне алга илтүдә
Хәлләребез чамалы,
Татар өчен көрәшергә
Инде кеше калмады...
Динебезне хөрмәт итеп,
Бик дөрес алдыралар.
Тик, хәергә маллар җыеп,
Көлкегә калдыралар.
Дүрт-биш тапкыр, мода куып,
Бара диндар Мәккәгә
Хаҗ кылырга тилмергәннәр:
«Ник гел алар? Нәрсәгә?»
Заманалар нык үзгәрде
- Сафлык, намус югалды.
Һәр чатта тәмәке тарта
«Горур» татар кызлары.
Халкыбызга ярдәм кирәк -
Шул хакта ныклап уйлыйк!
Яңа тормыш корган чакта,
Бер фикердә без булыйк!.
Роберт Шаймарданов.
Фото:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев