Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Сөю калды җырда...

Сиңа булган ышанычым Күз яшемә төренеп, Җиргә төште дә, Юллар тузаны белән капланды. Ә җан исә һаман әрни-әрни Синең хыянәтеңне аклады. Сиңа булган яратуым Боз салкынлыгыннан өшеп, Төнге учакка ташланды. Дөрләп янган учак сүнде. Кисәү булган яратуымны Ак бәс сарды тагын, Кар каплады. Сиңа булган гомер, Сиңа багышлаган шигырь Язмыш...

Сиңа булган ышанычым
Күз яшемә төренеп,
Җиргә төште дә,
Юллар тузаны белән капланды.
Ә җан исә һаман әрни-әрни
Синең хыянәтеңне аклады.
Сиңа булган яратуым
Боз салкынлыгыннан өшеп,
Төнге учакка ташланды.
Дөрләп янган учак сүнде.
Кисәү булган яратуымны
Ак бәс сарды тагын,
Кар каплады.
Сиңа булган гомер,
Сиңа багышлаган шигырь
Язмыш сукмагында
Җанны телә-телә
Яши башлады...
Тузан күмде...
Учак сүнде...
Көле калды...
Сөю бары җырда калды...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев