Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Сынган өмет

Еллар узган саен бара

Хыял булып калган өметләр.

Риза булдык язмыш карарына

Без идекме андый егетләр?

Килә иде авыл чатларына

Таратасы гармун моңнарын...

Бармак нәфислеген йөкләр алды,

Бераз гына шуңа соңладык.

Килә иде мәйдан уртасында

Батыр булып басып торасы.

Тотты намус безнең сөлгеләрдән:

- Аңлыйсызмы кемне саласын?!

Килә иде нигезләргә кайтып

Имән булып төптән шытасы.

Өмет сынды, калдык шәрә килеш,

Авыл да бит инде ыштансыз...

Сынган өмет булып хисләр калды,

Бер шыксыз җил талкый авылны.

Нинди авыл идең, нинди калдың -

Сынык канатларың кагыныр...

Аркалыга үткән юлларында

Әрекмәннәр әмер чыгарган:

Газапладың, җәфаландың авыл -

Җаның чыкмый озак чыдаган...

... Очкын очты соңгы чырадан...

Вазыйх Фатыйхов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев