Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Сина авыр чакта

Сиңа авыр чакта Сизәм, тоям. Төшләремә чөнки керәсең. Очар коштай күккә күтәреләм, Канатларым кага алмасам да Очам синең янга, Сагынасың мине, күрәмсең. "Назлым" диеп эндәшәсең миңа, Ишетәм бит. Кояш нуры булып Тәрәзәңнән керәм, Йөзләреңә йөзем куям, Күзләреңнән үбәм, Авыртуың алам, Үз җаныма салам... Син, ниһаять, аңга киләсең. Сиңа авыр чакта...

Сиңа авыр чакта
Сизәм, тоям.
Төшләремә чөнки керәсең.
Очар коштай күккә күтәреләм,
Канатларым кага алмасам да
Очам синең янга,
Сагынасың мине, күрәмсең.
"Назлым" диеп эндәшәсең миңа,
Ишетәм бит.
Кояш нуры булып
Тәрәзәңнән керәм,
Йөзләреңә йөзем куям,
Күзләреңнән үбәм,
Авыртуың алам,
Үз җаныма салам...
Син, ниһаять, аңга киләсең.
Сиңа авыр чакта
Минем утым сүнә,
Яшәү мәгънәләрем җуела.
Күзләремдә йокы нуры сүнә,
Кояш чыкмас төсле тоела.
Өмет чаткыларым
Төннең учагына салам,
Һәм...күкләргә тагын ялварам:
"Мин яратам аны, алмагыз!
Бар дәвалар сездә, бер Аллам!"
Сиңа авыр чакта
Яннарыңа оча җаным-күбәләк.
...Тагын синсез атты алсу таң.
Ул кояшлы! Алар бергәләп!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев