Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Шәһәрдә бер тәүлек

Күрше хакы - Тәңре хакы, диләр,

Шәһәр өчен гомум чит нәрсә.

Каян белсен аның кыйммәтләрен,

Күршеләрен күрше күрмәсә,

Күршеләрен күреп белмәсә?

Үзен бикләп үзе читлекләргә,

Күпме җаннар төнгә югала.

Кочып ала аны "үз" дивары,

Ә ул шуннан ләззәт, тәм ала.

Күрше белән күрше исәнләшми,

Күрше хәлен күрше белешми.

Шәһәрләрнең сәер бу мохите

Минем җан-каныма килешми.

Кайчак читлек аша сөйләшү бар,

Читлек аша була аңлашу.

Яшәү диеп әйтеп буладырмы,

Бу бит яшәүләргә ярашу.

Күрше хакы - Тәңре хакы, диләр,

Шәһәр өчен гомум чит нәрсә.

...Мин бәхетле яшим, яшим әле,

Авылымда шәмем сүнмәсә!..

Вазыйх Фатыйхов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев