Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Шигърияттә яңа йолдыз булып Дания Нәгыймуллина исеме балкыды

Якташыбыз-Югары Тегермәнлек кызының әдәбият дөньясына килүе очраклы түгел. Аның шигырьләре 2011 елда ук яшь язучыларның "Иделем акчарлагы" конкурсында Гран-прига лаек булды.

Идел-Урал төбәге студентларының "Шигъри Сабантуй (2013), шулай ук "Таян Аллага" (2014) һәм "Сәләт"кә нур булган йолдызлар" (2014) бәйгеләрендә беренче урынны яулавы исә аның хыял-офыгын киңәйтте, талантын өр-яңадан ачты. Бүген яшь шагыйрә "Галәм агачының яфрагы мин" дип аталган тәүге китабын укучыларга бүләк итә икән, моны зур уңыш, казаныш дип бәялик. Аның тормыш-яшәеш турында уйланып язылган шигырьләре, мәхәббәт лирикасы укучыга уйлы-гамьле күңел авазын ирештерә. Укыйк, җаныбызга рухи ял, ләззәт алыйк!

ЯШӘЕШЕМ

Күбәләк канат какканын

Тыңлыйм суларга куркып.

Бу тормышны сөюләрем

Йөрәктән чыга ургып.

Төн белән җитәкләшеп, без

Каршы алабыз таңны.

Көтеп торам күңелләрдә

Кояш ут кабызганны.

Чык бөртеген учка алып,

Сүзсез генә серләшәм.

Саба җиленә сыенып,

Яратам, дип эндәшәм.

Аккош йөзгән серле күлгә,

Сибәм йолдыз нурларын.

Ромашка күзгә карый күк-

Сизәмен җаны барын.

Фото: http://idel.tatar/sites/default/files/styles/large/public/q2ZWWlsb6Gs_0.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X