Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Сездә ничек?

    Офык чите кызарып ла тора,

    Күккә алсу тасма тартылган.

    Сездә ничек, бездә һәркөн шулай:

    Кояш чыга урман артыннан.

    Урман, кырлар - бар да уяналар

    Изрәп яткан татлы йокыдан.

    Дөнья, синең чиксез могҗизаңа

    Ис-акыллар китеп утырам.

    Чикеткәләр сайрый үзләренчә,

    Чык коела гөлләр таҗыннан.

    Әрәмәдә кошлар оркестры

    Туар көнне шундый сагынган.

    Туар көн ул гел яңалык белән,

    Ни булса да безгә китерә.

    Кемдер берәү "Сагыну"ны көйләп

    Таңнан гитарасын чирттерә.

    Иксез-чиксез бу җиһанда

    Көн дә алсу таңнар аталар.

    Җир астында күпме хәзинәләр

    Безнең кулны көтеп яталар.

    Шул таңнардан тора бу тарихның

    Ябып куйган һәрбер битләрен.

    Кем дә белми бу җиһанга

    Кемнәр килеп кемнәр китмәгән.

    Киткәннәрнең олуг акыллары

    Җирнең катламына кушылды.

    Зәңгәр күкне яшен телгәли -

    Безгә җәза әллә шушымы?

    Алсуланып таңнар ата тора,

    Кояш чыга урман артыннан.

    Кешелекнең моңсу күз карашы-

    Җиһан, җәяң бик нык тартыган.

    Үзгәрдең син, адәм, нык үзгәрдең,

    Күсәк алып тоткач кулыңа.

    Шикләнәсең һәрбер нәрсәдән син

    Ни очраса барыр юлыңда.

    Төенчектән хәтта шикләнәбез хәзер:

    Ул-бу бардыр кебек тоела.

    Тумас борын үзебез ашыгабыз

    Китәргә дип җирнең куйнына.

    Тик һаман нидер җитми безгә:

    Сугышмаган җирләр калмады.

    Җир-ананың кигән күлмәге дә

    Туксан тугыз төрле ямаулы.

    Кан-кардәшләр булган илләр

    Аңламыйлар никтер бер-берен.

    Кайчандыр бит Европаны айкап,

    Иван белән, Абдул, син йөрдең,

    Миннур Сафиуллин.

    фото: http://pics.photographer.ru/nonstop/pics/pictures/814/814193.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: