Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Серле мәхәббәт мизгеле

Карлар ява, карлар ява,

Ике бөртек шаяра.

Берсен-берсе куып тота

Мизгел кебек арада.

Бер бөртеге син бит ул,

Бер бөртеге мин бит ул.

Чынлап сөйгән парлар гына

Бер-берсенә тиң бит ул.

Җилләр керә, җилләр керә

Җил кермәслек арага.

Ике бөртек сыендылар

Күз өлгермәс арада.

Кояш көнли, кояш көнли,

Нурын сала аларга.

Җиргә төшеп югалдылар

Болыт кергән арада.

Кавыштылар, кавыштылар,

Кушылдылар алар да.

Искиткеч мәхәббәт ята

Ике бөртек карда да.

Вазыйх Фатыйхов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев