Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Сагынырмын сине, сагынырмын

Вакыт узар, еллар артта калыр,

Йөрәк кайтыр, кайтыр үткәнгә.

Сызылып төшәр яшьле хатирәләр,

Сине сагынып, сагынып көткәнгә

Язмыш үзе сөю өләшкәндә,

Син тигәнсең минем бәхеткә.

Шул көннәрдән яшәтәсең мине,

Башкаларга тимәс тәхеттә.

Сагынырмын, шундый сагынырмын,

Синең белән булган көннәрне.

Күңелемнән мең кат кичерермен,

Икәү генә белгән серләрне.

Назларыңда йөргән сәгатьләрем,

Хисләремдә кайтыр йөрәккә.

Тормыш шундый, кире кайтару юк,

Үткәннәрне күпме түләп тә.

Тавышыңны юксынырман бик еш,

Сагынырмын кайнар кочагың.

Бирмим сине , бирмим беркемгә, дип,

Йөзләремә кунган учларың.

Сагынырмын, үлеп сагынырмын,

Шашындырган сөю арасын.

Тибрәнермен еллар бишегемдә,

Сине эзләп китәр карашым.

Ирен тәмең,назлы сүзләрең дә,.

Югалмаслар, алар минеке!

Мин синеке булдым күргән көннән,

Гомерлеккә калдым синеке.

Айга карыйм , ул да юксына күк,

Безнең кебек гашыйк җаннарны.

Сусауларга серле дәвалар юк,

Күңел аңлый, йөрәк аңлармы.

Сагынырмын, татлы сагынырмын,

Моңсуланган чаклар аз булмас.

Яшьлегендә калыр безнең сөю,

Юлларына тузан, кар кунмас.

Искә төшәр җаным дигәннәрең,

Җаным аша яшен сузылыр.

Ихлас мәхәббәткә юлыкканнар,

Безнең бу язмышка кызыгыр.

Сусау тәме иреннәрдән тамар,

Җилләр белән кайтыр күп тапкыр.

Күктә язылгандыр безнең никах,

Шулайдыр ул җаным, чын, хактыр.

Сагынырмын, мең кат сагынырмын,

Белмим шулай күпме янармын.

Мәхәббәтне юк диюче булса,

Килсен миңа җавап табармын.

Гүя, кичә генә, иңнәремдә:

-Тукталышым, дидең,гомерлек!

Бер мизгелдә туган парлы хисне,

Түгел иде читләр бүлерлек.

" Мин дә" диеп гел кабатлый килдем,

Теләсәм дә тут(ы)рып әйтергә.

" Яратамын" дигән изге бу сүз,

Пакь саклана әле, әле дә.

Читкә чайпалмады сөю касә,

Теләсә дә күпләр татырга.

Юкка әйтми халык, чын сөюне,

Алыштырып булмый алтынга.

Мин нур алам яшәү гөлләремә,

Мәңге кайнар ике Кояштан.

Берсе күктә, берсе Җирдә булды,

Төнгә керсәм, таңда уянсам.

Ярларына сарып еллар ага,

Кем кул изи, әнә, бер ярда?!

Кыен булыр, бик тә кыен булыр,

Дәва табалмасам бу җанга.

Көнем, төнем сине уйлап тибә,

Синең өчен туган йөрәктер.

Сиңа булган ташкын сусауым да,

Мәхәббәттән иңгән теләктер.

Сагынырмын, шашып сагынырмын,

Кайтавазлар җанга агылыр.

Киткән чакта үзем белән алыр,

Мәхәббәтем бар шул табыныр.

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев