Сабан туенда
Шау - гөр килә туган илемдә
Бүген үтә Сабан туйлары.
Халкым бит, торган җирдә
Уйный, яңгырый җырлары.
Ярыша - ярыша ял итәләр,
Болын - урманлы күл буенда.
Шатланышып биеп китәләр
Әйлән - бәйләннәр уенында.
Кашыкларда күкәй, чабалар,
Чүлмәкләр тагын ваталар,
Баганага менеп атланалар
Кыйнашып, көрәшеп алалар.
Берсен- берсе әле уздыралар,
Матур гына бүләкне алалар.
Капчыклар киеп йөгерәләр,
Әле инде бала - чага булалар.
Кызара - бүртенә ярышалар.
Даннар яулап Сабан туенда.
Туган җирдә-инде якташлар
Бабайлардан калган уенда!
Фәннур Халиков.
Екатеринбург.
08 июнь 2013 ел.
Фото редакция архивыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев