Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Рәхмәтлемен сиңа!

Күпме шигырь миңа яздырдың син, Күпме җырлар миңа җырлаттың. Исән чакта сөю оҗмагына, Синең йөрәк аша юл таптым. Бурычлымын нурлы көнем өчен, Рәхмәтлемен татлы төнемә! Төннең-Ае, көннең-Кояшы бар, Синдә миңа бары бер генә. Сусаганда сөю назларына, Кочак-кочак назлар ташыдың. Әйткән сүзең җылы булган өчен, Тәме булды чәем, ашымның. Чайпалганда бәхет...

Күпме шигырь миңа яздырдың син,

Күпме җырлар миңа җырлаттың.

Исән чакта сөю оҗмагына,

Синең йөрәк аша юл таптым.

Бурычлымын нурлы көнем өчен,

Рәхмәтлемен татлы төнемә!

Төннең-Ае, көннең-Кояшы бар,

Синдә миңа бары бер генә.

Сусаганда сөю назларына,

Кочак-кочак назлар ташыдың.

Әйткән сүзең җылы булган өчен,

Тәме булды чәем, ашымның.

Чайпалганда бәхет касәләрем,

Кызганмыйча бүлдең өлешең.

Бакырың да булдым язмышыңда,

Тик санадың алтын-көмешең!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев