Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Әниемнең җылы кочагы

    Әниемдә кунак булып килдем,

    Бигрәк тәмле әнкәм ашлары.

    Киткәнемә әле бер генә көн,

    Инде ямансулый башладым.

    Әнкәй кочаклары бик җылы шул,

    Әнкәм әйткән һәр сүз шифалы.

    Бер рәхәтлек бирә, зарың сөйләп,

    Әнкәйләргә бер кат бушану.

    Тик өч көнлек фани дөньяда,

    Чабышабыз, " байлык, тәхет", - дип.

    Туган йортың ишекләрен ачып

    Керүләре үзе бәхет бит.

    Бер көн әгәр тавышың ишетмәсәм,

    Күрешмичә торсам аз гына.

    Үзем хәзер әни булсам да мин,

    Сусап кайтап әнкәй назына.

    Әниемдә кунак булып килдем,

    Күңелемдә шатлык күп чагым.

    Барлык борчуларны оныттыра,

    Әниемнең җылы кочагы.

    Гүзәл Хәбибуллина.

    Фото: http://blog.harveynorman.com.au/assets/Mothers-Day-1-1.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: әнием
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: