Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Әнием диеп таңда уянам

Мине тапкансың, мине баккансың,

Күпме төннәрең йокламый үткән.
Мин әле һаман синең сабыең,
Туган нигездән китсәм дә күптән.
Әнием диеп таңда уянам,
Һәр көнем үтә синең догада.
Яшәүләр матур, җылы дөньясы,
Янәшәбездә әни булганда.
Һәрбер адымда, һәрбер сәгатьтә,
Киңәшен кирәк, кыйммәтле димәк.
Күңел һәрвакыт синең яныңда,
Сөйләшми калган көнебез сирәк.
Сусап кайтамын, китәм сагынып,
Җылы назыңа, күңел языңа.
Ятим баладай тоям үземне,
Күрми торсам да, сине аз гына.
Әнием диеп таңда уянам,
Һәр көнем үтә синең догада
Яшәүләр матур, җылы дөньясы,
Янәшәбездә әни булганда.
Вазыйх Фатыйхов.
Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев