Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Әниемә

Әнием, кадерлем, бер генәм,

Сулышым син минем гомергә.

Синнән дә кадерле һәм кыйммәт

Бармы икән олуг зат бу җирдә?!

Әнием, кадерлем, бер генәм,

Син минем бәһасез алтыным.

Син минем иң җылы учагым,

Син минем сүрелмәс ялкыным!

Әнием, кадерлем, бер генәм,

Сулыйбыз гомер бер сулышта.

Син минем кадерле кояшым,

Нурлаучы син мине язмышта.

Әнием, кадерлем, бер генәм,

Таяныч син минем тормышта.

Син минем һич тынмас җан җырым,

Югалтмам, онытмам ялгыш та!

Вазыйх Фатыйхов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев