Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • НӘФЕС КҮЛЕНДӘ

    -Вак балык үрчи күлдә? Зарланышты үрдәк-каз. Карт үрдәк әйтеп салмасмы: -Килсен генә әле яз! Шактый гомер яшәгән шул, Белә тормыш хәлләрен. Олы балык үрчетүнең, Тапты тәки әмәлен. Кар эрегәч, боз киткәч Идел бераз җылынгач. Буйсындылар бер әмергә- План шулай корылгач: -Кузгалдык Идел-диңгезгә, Һәркемгә биш уылдык! Бер-береңне ташлау юк, Әгәр килсә...

    -Вак балык үрчи күлдә?
    Зарланышты үрдәк-каз.
    Карт үрдәк әйтеп салмасмы:
    -Килсен генә әле яз!
    Шактый гомер яшәгән шул,
    Белә тормыш хәлләрен.
    Олы балык үрчетүнең,
    Тапты тәки әмәлен.
    Кар эрегәч, боз киткәч
    Идел бераз җылынгач.
    Буйсындылар бер әмергә-
    План шулай корылгач:
    -Кузгалдык Идел-диңгезгә,
    Һәркемгә биш уылдык!
    Бер-береңне ташлау юк,
    Әгәр килсә кыенлык.
    Шактый вакыт очтылар,
    Киңлекләрне кочтылар.
    Идел ярына төшеп,
    Бер почмакка постылар.
    Ике атна, ике көн,
    Кундылар, яшәделәр.
    Читенлекләр булды инде,
    Түзделәр, дәшмәделәр.
    Ни күрсеннәр, бер иртә
    Кырпылар уйный-чиртә.
    Димәк, уылдык урларга,
    Тиешле вакыт җитә.
    Иң беренче уылдыкны,
    Карт үрдәк җыеп алды:
    Чиратны бозмый гына,
    Һәрбер авызга салды.
    Кабатланды бу гамәл,
    Кояш күтәрелгәнче.
    Башка кош-корт уянып,
    Күктә бөтерелгәнче.
    -Киттек дуслар, кузгалдык,
    Сөйләшмичә кайтабыз.
    Исән-сау кайтып җитеп,
    Үз күлгә бушатабыз.
    Беркөн кайтып җиттеләр,
    Җиңеләеп киттеләр.
    Авыздагы уылдыкны
    Күлгә тоташ сиптеләр.
    Шуннан башланды инде,
    Шаккатыргыч мәзәк хәл.
    Кырпы маймычы җанланды,
    Вәгъдә кылып зур тәгам.
    Алдан түзеп тордылар,
    План-график кордылар.
    Акрын гына зур үрчемне
    Киметергә булдылар.
    Менә балык ичмасам,
    Берсе җитә табынга.
    Хезмәт шактый кимеде
    Йокысы калды янга.
    Тормыш көйле барганда,
    Аяз көн яшен бәрде:
    Күлнең кими баруы,
    Уйландырды бер мәлне?
    -Бу ни хикмәт, бу ни эш,
    Болай булмаска тиеш?!
    Йокламады карт үрдәк,
    Авыртып тора имеш?!
    Көн артыннан көн үтте,
    Күл дә көннән-көн кипте.
    Кырпы балыклары, малай,
    Ике метрга җитте.
    Кая аларга кагылу,
    Тимәсәләр үзеңә.
    Карап тора ничә күз,
    Карт үрдәкнең күзенә.
    Көн дә сүз бер тирәдә,
    Хәлләр мөшкел, аңлыйлар,
    Кырпыларга су җитми,
    Сулыш ала алмыйлар.
    Инде хәзер нишләргә,
    Сирәгәя ишләр дә.
    Тирә-якта юк ичмасам,
    Сай гына инешләр дә.
    Беркөн иртән торсалар,
    Йөгерешә кыслалар.
    Зур балыкның йөрәгенә
    Елый-елый басалар.
    Массаж да булышмады-
    Сулышы яңармады.
    Күлне сулы итүнең,
    Чарасы табылмады.
    Ни хәл итмәк, зур балык,
    Дөнья белән хушлашты.
    Кара кайгы булып көннәр,
    Бер-берсенә тоташты.
    Беркөн соңгы кырпы да,
    Яшь тамызып җан бирде.
    Күл таллары шаулашты
    Безгә нинди көн килде?!
    Әнә шулай, нәфесне
    Әгәр кусаң йөгәнсез.
    Аздан да коры калырсыз-
    Инде хәзер беләсез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: