Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Мизгел-уйлануларым сезнең хозурда да хушлансыннар әле

    Яшерәм дә кебек яшермим дә,

    Бу дөньяның серле сере бар:

    Канат җәя миңа фәрештәләр,

    Мең куаныр үзгә җырым бар!

    Сокланам да кебек сокланмыйм да,

    Бар булганым-бары үземдә.

    Яшерергә теләп талпынганда,

    Тап буласың Ходай күзенә?!

    Кичер дисең, гөнаһларың булса,

    Ә минеке күпме белмимен?

    Берәү бәхәсләшкән чакта җакалашып,

    Бары сабырлыклар телим мин!

    Берәү киткән чакта саубуллашмый,

    Юк килешмәс, диеп уйлыйм мин.

    Булганыма шөкер итеп яшим,

    Дошманга да киртә куймыйм мин!

    Яшерәм дә кебек, яшермим дә,

    Күңелемдә нинди уй-максат?

    Атлап барган сукмак өзелгәндә,

    Олы юлга чыгам бик ансат!

    Уйланам да, уйланмыйм да кайчак,

    Бәхет йөге ничек бүленә?

    Тотып алдым дисең,бәхет кошын,

    Ычкына да китә күгенә.

    Мин исәр дә, әмма исәр түгел,

    Гашыйклыкның мәшһүр тавында.

    Биеклекләр яшьтән куркытмады,

    Булсын иде әле тагын д

    Яшерәм дә кебек, яшермим дә,

    Тоям язмыш ниләр корасын.

    Җаным ияләнгән нужа күреп,

    Беләм юктан гына сынмасым!

    Хәбәр килә: Ташкын килә дулап,

    Каршы алырыңа хәзерлән!

    Миңа әни инде карынында

    Җан иңдергән: Бул син әзердән!

    Сикәлтәдә җаның сындырмасаң,

    Сикергәндә сынмас сөягең!

    Бу дөньяга без яшәргә килгән,

    Белеп яшик әле кирәгең!

    Яшерәм дә кебек, яшермим дә,

    Күпме сөеп, күпме яначак?

    Безнең арттан шәмнәр генә түгел,

    Мәхәббәткә маяк калачак!

    Күпме еллар ятьмәсенә салып,

    Тормыш-гаярь безне сынады.

    Барыр юллар мәртәбәле булды,

    Туктатырга берәү кыймады.

    Сөелдек тә бугай, сөйдердек тә,

    Үлчәүләрнең көче җитмәде?

    Тезгеннәрне өзгән аз булмады,

    Хәл бетмәде, дәрман китмәде.

    Нинди генә булган чакларда да,

    Зарланмады бездән-без күргән.

    Әйтте безгә фәрештәле кызлар:

    "Сез егетләр, җирдән, бер дигән!"

    Мең кат үлеп, мең кат терелсәк тә,

    Яңгырар ул вөҗүд бер азан!

    Без яшибез Ходай хозурында,

    Килмәс инде, тагын бер заман!

    Тигезләнер кебек тәгәрмәчләр-

    Бер сулышта алып китәрләр?!

    Мәгарәләр калкыр тигез булып,

    Кайчак кемне бу да битәрләр?

    Алдашам да кебек, алдашмыйм да,

    Ясин кебек әйткән фаразым!

    Кемнәр белсен, Ходай үзе белә-

    Бу фанида күпме барасын!

    Шикләнәм дә бугай, кайчакларда,

    Өзелер күк җепсел кылларым.

    Тартыламын гареш көчләренә,

    Тоям Фатыйма-җан кулларын.

    Яшерәм дә, яшермим дә үзем,

    Бер көч яши үлмәс җанымда.

    Бер Ходаем үзе генә белә,

    Үзе белә, күпме юлым бар...?

    Вазыйх Фатыйхов

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: