Мизгел- уйлану калепнең түреннән тама

Яшерәм дә кебек, яшермим дә,
Бу дөньяның серле сере бар:
Канат җәя миңа фәрештәләр,
Мең куаныр үзгә җырым бар!
Сокланам да кебек, сокланмыйм да,
Бар булганым-бары үземдә.
Яшерергә теләп талпынганда,
Тап буласың Ходай күзенә?!
Кичер дисең, гөнаһларың булса,
Ә минеке күпме белмимен?
Берәү бәхәсләшкән чакта якалашып,
Бары сабырлыклар телим мин!
Берәү киткән чакта, саубуллашмый,
Юк килешмәс, диеп уйлыйм мин.
Булганыма шөкер итеп яшим,
Дошманга да киртә куймыйм мин!
Яшерәм дә кебек, яшермим дә,
Күңелемдә нинди уй-максат?
Атлап барган сукмак өзелгәндә,
Олы юлга чыгам бик ансат!
Уйланам да, уйланмыйм да кайчак,
Бәхет йөге ничек бүленә?
Тотып алдым дисең,бәхет кошын,
Ычкына да китә күгенә.
Мин исәр дә, әмма исәр түгел,
Гашыйклыкның мәшһүр тавында.
Биеклекләр яшьтән куркытмады,
Булсын иде әле тагын да!
Яшерәм дә кебек, яшермим дә,
Тоям язмыш ниләр корасын.
Җаным ияләнгән нужа күреп,
Беләм юктан гына сынмасым!
Хәбәр килә: "Ташкын килә дулап,
Каршы алырыңа хәзерлән! "
Миңа әни инде карынында,
Җан иңдергән: " Бул син әзердән!".
Сикәлтәдә җаның сындырмасаң,
Сикергәндә сынмас сөягең!
Бу дөньяга без яшәргә килгән,
Белеп яшик әле кирәгең!
Яшерәм дә кебек, яшермим дә,
Күпме сөеп, күпме яначак?
Безнең арттан шәмнәр генә түгел,
Мәхәббәткә маяк калачак!
Күпме еллар ятьмәсенә салып,
Тормыш-гаярь безне сынады.
Барыр юллар мәртәбәле булды,
Туктатырга берәү кыймады.
Сөелдек тә бугай, сөйдердек тә,
Үлчәүләрнең көче җитмәде?
Тезгеннәрне өзгән аз булмады,
Хәл бетмәде, дәрман китмәде.
Нинди генә булган чакларда да,
Зарланмады бездән-без күргән.
Әйтте безгә фәрештәле кызлар:
"Сез егетләр, җирдән, бер дигән!"
Мең кат үлеп, мең кат терелсәк тә,
Яңгырар ул вөҗүд бер азан!
Без яшибез Ходай хозурында,
Килмәс инде, тагын бер заман!
Тигезләнер кебек тәгәрмәчләр-
Бер сулышта алып китәрләр?!
Мәгарәләр калкыр тигез булып,
Кайчак кемне бу да битәрләр?
Алдашам да кебек, алдашмыйм да,
Ясин кебек әйткән фаразым!
Кемнәр белсен, Ходай үзе белә-
Бу фанида күпме барасын!
Шикләнәм дә бугай, кайчакларда,
Өзелер күк җепсел кылларым.
Тартыламын гареш көчләренә,
Тоям Фатыйма-җан кулларын.
Яшерәм дә, яшермим дә үзем,
Бер көч яши үлмәс җанымда.
Бер Ходаем үзе генә белә,
Үзе белә, күпме юлым бар...?
Вазыйх Фатыйхов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
9 апрель 2021 - 10:36Зур максатлар уңышларга итә 2021ел - Президентыбыз тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә.9900
-
9 апрель 2021 - 10:00Балык Бистәсенең «Салават күпере" балалар бакчасында Идел буе халыклары дуслыгы көнен билгеләп уздылар Ватанын яратучы, патриот гражданин тәрбияләү бүген аеруча актуаль мәсьәлә. Ул үз халкыңның рухи байлыгын тирән аңламыйча уңышлы хәл ителә алмый. Балаларда башка халыкларга толерант мөнәсәбәт тәрбияләү педагог эшенең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.11100
-
9 апрель 2021 - 09:47Балык Бистәсендә “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе узды Һәр көнне, эшкә килгәндә, “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе экспонатларына карап сокланам.11200
-
9 апрель 2021 - 09:41Гүзәл Гәбҗәлилова бәйгедә катнашып җиңүче исеменә лаек булды Безнең тирә–ягыбызның пычрануы, файдалы казылмаларның бетү дәрәҗәсенә җитүе кешелек дөньясы алдында зур бурыч куя.14400
-
9 апрель 2021 - 09:33Балыкбистәлеләр, декада дәвам итә Газета укучыларыбыз өчен куанычлы хәбәр җиткерәбез: агымдагы елның 5 апреленнән 15 апреленә кадәр 2021 елның икенче яртыеллыгына «Авыл офыклары» газетасына ташламалы язылу башкарылачак.9500
-
9 апрель 2021 - 09:32Язгы бозга ышанма, язмышыңны сынама! Җиһанда яз хакимлек итә. Басу-кырлар кар юрганнарын салалар. Елга-күлләр боз катламы көннән-көн юкара, көпшәкләнә.15600
-
9 апрель 2021 - 09:25Татьяна Габитова: "Җирле халык өчен зур вакыйга бу" Узган атна ахырында Казан һәм Татарстан Митрополиты Кирилл архипастыр визиты белән Балык Бистәсенә килде. Владыка Кирилл Казан кафедрасына билгеләнгәннән соң Казан Митрополиясе белән танышуын дәвам итә.17100
-
9 апрель 2021 - 09:21Балык Бистәсе район үзәк китапханәсендә тәрбиягә бала алган ата-аналарның чираттагы җыелышы булып узды 8 апрель көнне район үзәк китапханәсендә тәрбиягә бала алган ата-аналарның чираттагы җыелышы булып узды.12600
-
9 апрель 2021 - 09:17Гагарин очышына – 60 ел 12 апрельдә кешенең галәмгә беренче очуына 60 ел тула.16800
-
8 апрель 2021 - 10:02КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #18 / "О" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.84100
-
8 апрель 2021 - 09:19Яңавылда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде Ял көнендә Яңавылда Нәүрүз бәйрәме үткәрелде.19400
-
8 апрель 2021 - 08:29Җиңүче 10 бройлер тавык алачак. Газета укучыларыбыз өчен куанычлы хәбәр җиткерәбез: агымдагы елның 5 апреленнән 15 апреленә кадәр 2021 елның икенче яртыеллыгына «Авыл офыклары» газетасына ташламалы язылу башкарылачак.23700
-
8 апрель 2021 - 08:23Зәйтүнә Мингалиева: "Фронт өчен оекбашлар, бияләйләр бәйләдек" Сүзем бүгенге көндә Олы Солтан авылында гомер итүче Зәйтүнә Габдулла кызы Мингалиева турында.21000
-
6 апрель 2021 - 15:36Хөрмәтле балыкбистәлеләр, " Авыл офыклары" газетасына язылу дәвам итә
-
2 апрель 2021 - 11:10"Ачыктан - ачык сөйләшү" сәхифәсенең кунагы Балык Бистәсе үзәк хастаханәсенең йогышлы авырулар буенча табибы Ринат Гыйниятуллин 2нче өлеше
-
2 апрель 2021 - 11:08Балык Бистәсе укучылары туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр
-
9 апрель 2021 - 10:27Кызыл һәм ак тавыклар, бройлер чебешләр, бройлер тавыклар сатыла Кызыл һәм ак тавыклар, бройлер чебешләр, бройлер тавыклар сатыла7900
-
9 апрель 2021 - 10:36Зур максатлар уңышларга итә 2021ел - Президентыбыз тарафыннан Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә.9900
-
9 апрель 2021 - 10:00Балык Бистәсенең «Салават күпере" балалар бакчасында Идел буе халыклары дуслыгы көнен билгеләп уздылар Ватанын яратучы, патриот гражданин тәрбияләү бүген аеруча актуаль мәсьәлә. Ул үз халкыңның рухи байлыгын тирән аңламыйча уңышлы хәл ителә алмый. Балаларда башка халыкларга толерант мөнәсәбәт тәрбияләү педагог эшенең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.11100
-
9 апрель 2021 - 09:47Балык Бистәсендә “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе узды Һәр көнне, эшкә килгәндә, “Туган як әкиятләре” район конкурсының иҗат эшләре күргәзмәсе экспонатларына карап сокланам.11200
-
9 апрель 2021 - 09:41Гүзәл Гәбҗәлилова бәйгедә катнашып җиңүче исеменә лаек булды Безнең тирә–ягыбызның пычрануы, файдалы казылмаларның бетү дәрәҗәсенә җитүе кешелек дөньясы алдында зур бурыч куя.14400
-
9 апрель 2021 - 09:33Балыкбистәлеләр, декада дәвам итә Газета укучыларыбыз өчен куанычлы хәбәр җиткерәбез: агымдагы елның 5 апреленнән 15 апреленә кадәр 2021 елның икенче яртыеллыгына «Авыл офыклары» газетасына ташламалы язылу башкарылачак.9500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Авыл офыклары (Сельские горизонты)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС 77 - 47636 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Ананьева Луиза Рашатовна
Адрес редакции: 422650, п.г.т. Рыбная Слобода, ул. З.Шаймарданова, д. 31Б
Телефон редакции: (84361) 2-04-91
Электронный адрес редакции: redrs@mail.ru
tatmedia.ru
Электронная почта для сообщений о фактах коррупции: tatmedia@tatmedia.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика