Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

МИН СИНЕ БӘХЕТЛЕ ИТӘРМЕН

*** Мин сине урлармын көннәрдән, Урармын сөюем хисенә. Яшәрбез мәхәббәт ярында, Хисләрдән исерә-исерә. Мин сине урлармын төннәрдән, Күмәрмен сөюем назына. Син минем җанымның чәчәге, Ачылган яшьлегем язында. Мин сине урлармын таң белән, Көн һәм төн алмашкан чагында. Мин сине бәхетле итәрмен, Өзелеп яратып тагын да! Чәчкәләр җимешкә бөреләнер, Әгәр дә...

***

Мин сине урлармын көннәрдән,

Урармын сөюем хисенә.

Яшәрбез мәхәббәт ярында,

Хисләрдән исерә-исерә.

Мин сине урлармын төннәрдән,

Күмәрмен сөюем назына.

Син минем җанымның чәчәге,

Ачылган яшьлегем язында.

Мин сине урлармын таң белән,

Көн һәм төн алмашкан чагында.

Мин сине бәхетле итәрмен,

Өзелеп яратып тагын да!

Чәчкәләр җимешкә бөреләнер,

Әгәр дә син булсаң янымда!

ЯРАТМАДЫМ

Ашыга-ашыга нидер сөйләдең син...

Аңламадым.

"Яратмыймын, сөймим сине", - дигән чакта,

Алдамадым.

Җил тузгыткан бөдрә-бөдрә чәчләремне

Тарамадым.

Син төбәлеп миңа карап тордың, ә мин...

Карамадым.

Горур килеш синең яннан үтеп киттем,

Сүз катмадым.

Ихлас әйтәм, үпкәләмә: мин бит сине

Яратмадым...

ӘТИЕМ

Көчле куллар, ныклы җилкә кирәк

Ышыкларга җилдән-салкыннан.

Сүндерүче кирәкм учакларны

Көймәс өчен канат ялкыннан.

Өйрәтүче кирәк чын тормышка

"Намуслы бул, - диеп - тәтием".

Рәхмәт сиңа тормыш юлларында

Маяк булган өчен, әтием!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев