Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Мин гашыйк идем...

Мин гашыйк идем- Хәтта көндезләрен Күктән йолдыз яуды. Ә төннәрен көмеш ай янында алтын кояш янды. Гомер азагында Кара күгем Кинәт аязды. Күңелләрдә Моңсулык иде- Җан кушылып Яңа җыр язды. Болытсыз Зәңгәр күкләрдән Тамды тамчы, Сихәт биреп. Еламыйча, Җырлап тамды Ак бәхеткә төреп... *** Йөрәкне авырттырып өзелде кыллары. Тик берсе...

Мин гашыйк идем-
Хәтта көндезләрен
Күктән йолдыз яуды.
Ә төннәрен
көмеш ай янында
алтын кояш янды.
Гомер азагында
Кара күгем
Кинәт аязды.
Күңелләрдә
Моңсулык иде-
Җан кушылып
Яңа җыр язды.
Болытсыз
Зәңгәр күкләрдән
Тамды тамчы,
Сихәт биреп.
Еламыйча,
Җырлап тамды
Ак бәхеткә төреп...
***
Йөрәкне авырттырып
өзелде кыллары.
Тик берсе әле калды.
Соңгы кылда
Таш бәгырьле
Берәү көй уйнап алды.
өзгәләнә - өзгәләнә
кыл тартылды үпкәләп.
...тагын ялгыз калдым ла
Язмышыма үртәлеп...
***
Ярсыз калган ялгыз яр шул,
Тагын елый Җаным.
Язмыш чылбырын өзгәлим-
Яралы туа җырым.
Кайчагында дулкыннарга
Килә башны куясы.
Ялгызлык корбаны булып
Яшәүләрдән туясың.
Тик гөнаһлы җаннарымны
Чулманым назлап ала-
Яңадан яр буйларына
Иркәләп илтеп сала.
Яр өстендәге тирәкнең
Пары итә ул мине.
Язмышым тамырларына
Бәйләп китә ул мине.
...тагын ялгыз, тагын ятим,
Җансыз итә ул мине.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X