Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Мин бит тормыш баласы

Онытылып бар дөньядан,

Килә бер ял аласы.

Йоклыйсы иде сабыйча,

Мин бит тормыш баласы.

Онытылып, Мәҗнүн кебек,

Килә сөеп каласы.

Тик Ләйләне каян аласы? -

Мин бит тормыш баласы...

Онытылып, төштәгечә,

Килә күккә ашасы.

Түшәм баса маңгайларга, -

Мин шул тормыш баласы.

Онытылып, тәннәремнән

Килә җаным орасы.

Фани дөнья якын,

Ләкин

Мин бит тормыш баласы.

... Килә бүген исәрләнеп,

Хыялланып каласы.

Бәлкем, бар да чынга ашар,

Мин бит тормыш баласы...

Вазыйх Фатыйхов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев