Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Мин бәхетле, шөкер Ходайга!

    Туган көнем җитсә якыннарым,
    Кабат-кабат бәхет телиләр.
    Мин болай да жирдә бик бәхетле,
    Әллә шуны алар белмиләр?


    Бу дөньяда бәхетсезләр бик күп,
    Без шуларга телик бәхетне.
    Аларда бит минем кебек жирдә,
    Яшәсеннәр, берүк, бәхетле.


    Яңа бәхет миңа кирәк түгел,
    Булганына шөкер итәмен.
    Бәхет күмгән тормыш йомгагымны,
    Шулай әкрен генә сүтәмен.


    Сөйгән ярым яннарымда булсын,
    Тормыш йомгагымны сүткәндә.
    Шушы бәхет гел озата барсын,
    Гомер юлыбызны үткәндә.

    Фәнис Мөхәммәтҗанов,

    Яр Чаллы шәһәре.

    Фото: http://img2.goodfon.ru/original/4247x2904/0/88/.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: