Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Көзем һәм үзем

Туган мин көзге көндә,

Көзге салкын таң белән.

Көз сагышы җанга үткән

Туганмын мин моң белән.

Агачларың яфраклары

Моңнар булып тамганмы?

Күңел көем дә көзнеке,

Көздән отып алганмын.

Кошлар җыры тынган вакыт,

Җилләр ни җырлагандыр?

Көзге тынлык кочагында

Күңел нык моңлангандыр.

Моңлы күңелгә ап-ак кыш

Пакъ хисләрен чиккәндер.

Язның тургайлы иртәсе

Җанга назын биргәндер.

Фасылларым агышында

Эзләп табам үз моңым.

Көзнең моңы, көзнең нуры -

Үреләдер үз җырым.

Көзге көндә туганмын мин,

Моңлы көзгә уралып.

Моңлы бала көздә туа,

Яшим шуңа юанып,

Моңым барга куанып.

Вазыйх Фатыйхов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев