Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Күз яше күрмәссең ирләрдә

Бер бөртек күз яше- учымда,

Янармын чайпалтсам, тибрәтсәм .

Йөрәккә ул яшьне салырмын,

Янмауын әгәр дә теләсәң?

Күз яше кибә ул ирләрдә,

Нигә дип әйтелгән, ни чара?

Еламый бары тик беркайчан-

Тормыштан ваз кичкән ,бичара!

Җирләргә елашып, тырмашып,

Елаган чаклар бит , аз түгел.

Елаган чакларны, дөньяга

Чыгару ирләргә хас түгел!

Әйе шул, еламый ир заты,

Яшьләрен йота ул йөрәккә.

Көткәндә күз яшен берәүләр,

Көткәндә әлсерәп бигрәк тә?

Кулында ут күмер тотса да,

Төшермәс учыннан моң- зарын.

Югалтса югалтыр барысын,

Исбатлар бу җирдә ир барын!

Елаган чаклар бит аз түгел,

Кем күрде әйтегез, көлегез.

Без түгел, күрсәтеп елаучы,

Елыйбыз, тик шуны белегез.

Аңлагыз безне дә, йөрәк бит-

Бер ана куенында яралган.

Күз яше туадыр шатлыктан,

Елыйсың йөрәгең ярадан.

Бер тамчы күз яше учымда-

Халәтем язмышым кулында?

Еламый бу ир-ат диеп син-

Буталма беркайчан уеңда!

Вазыйх Фатыйхов.

Фото: best.m.enjob.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X