Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Көнләшү бар, сөю бар...

Кайчак бер дә кирәкмәскә,

Гел юкка көнләшәсең.

Инде үпкәләмим дигәндә,

Сөям, дип эндәшәсең.

Хәтта чит карашка кайчак

Үпкәләгән буласың.

Үзем үпкәлим дигәндә,

Иңнәремә кунасың.

Көнләш әле, көнләш әйдә,

Яратканнар көнләшә.

Көнләшүне белмәс идең,

Сөю фәнен белмәсәң.

Якын булганда йөрәкләр,

Күңелдә булмый яра.

Синең көнләшеп алуың -

Мәхәббәтемә дәва.

Якын булганда йөрәкләр,

Көнләшеп тибә алар.

Мин үзем дә синдә яшим,

Тик синең өчен янам!

Вазыйх Фатыйхов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев