Китеп барам синнән горур гына
* * *
Китеп барам синнән горур гына,
Табынырга сиңа җыенмыйм.
Читен булыр диеп уйласам да,
Ни өчендер кыен тоелмый.
Язмышларның ялгышлары аша
Үз хатамны үзем төзәтәм.
Килмә башка минем яннарыма,
"Яратам" дип бүтән сүз әйтмә.
Канатларым яраламый гына,
Сизмичә дә синнән очканмын.
Тиз югалттым синең карашыңны,
Онытылды хәтта кочканың.
Китеп барам синнән горур гына,
Онытылып сөю хисеннән.
Гафу итче, ярың булалмадым,
Икмәк-телем инде киселгән...
Вазыйх Фатыйхов.
Фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев