Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Үкенмим мин яшьлек үткәнгә

    Юк,табылмас алар, ерак калды,
    Балачакта салган эзләрем.
    Яшьлек үтә ,әкеренләп кенә,
    Каршы алам гомерем көзләрен.

    Яшь гомерләр зая һич узмады,
    Вакытында кордым оямны.
    Һич бервакыт истән чыгармадым,
    Бердәнбер һәм олуг Ходамны.

    Яратып башкаручы эшләрем бар,
    Аек акыл минем башымда.
    Бурычлы да булып калмадым күк,
    Газиз атам-анам каршында.

    Булдырганча изгелекләр кылдым,
    Ярдәм кулын суздым күпләргә.
    Куанычлы, тигез картлык көтсен,
    Һич үкенмим яшьлек үткәнгә.

    Фәнис Мөхәммәтҗанов,

    Яр Чаллы шәһәре.

    Фото: http://hk.mensuno.asia/sites/default/files/N-60-0493-2.jpg

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: