Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Кем булырга?

Кем булырга дигән сорау Борчый һәммәбезне дә. Профессия сайлыйбыз, Без укып бетерүгә. Яраткан фәнеңне сайлап, Булыргамы укытучы? Балаларга белем биреп, Сабак биреп торучы. Сабыйларны яратканнар Тәрбияче булалар. Аларның һәр елмаюына, Сөенеп кенә торалар. Сәламәтлек какшап китсә, Табиб килә ярдәмгә. Ышанып эчсәң әгәрдә, Даруның шифасы тия. Каян килер иде җиргә, Матур-матур...

Кем булырга дигән сорау
Борчый һәммәбезне дә.
Профессия сайлыйбыз,
Без укып бетерүгә.

Яраткан фәнеңне сайлап,
Булыргамы укытучы?
Балаларга белем биреп,
Сабак биреп торучы.

Сабыйларны яратканнар
Тәрбияче булалар.
Аларның һәр елмаюына,
Сөенеп кенә торалар.

Сәламәтлек какшап китсә,
Табиб килә ярдәмгә.
Ышанып эчсәң әгәрдә,
Даруның шифасы тия.

Каян килер иде җиргә,
Матур-матур биналар?
Ир-егетләребез безнең
Төзүче булмасалар?

Янгын килеп чыкса әгәр,
Шундук киләләр алар.
Кемнәр дип уйлыйсыз аны,
Әлбәттә янгынчылар!

Барысы да бик файдалы,
Кирәкле,әһәмиятле.
Кайсын гына сайласак та,
Булыйк без кешелекле.

Энҗе Мөхәммәтҗанова.

Күгәрчен мәктәбенең 10 сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев