Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Күңел язын көткәндә

Сукмагыма карлар явып үтте, Ә мин һаман язлар котәмен.. Кыш буранлап дулый урамнарда, Ә мин кышта чәчкә көтәмен.. Карлы болыт күкне каплаганда, Мин шул күктә кояш көтәмен.. Кар бөртеге ява чәчләремә, Ә мин ләйсән яңгыр көтәмен.. Үтче диеп кышны ашыктырам, Язлар килер диеп артыннан.. Андый язлар кирәк түгел лә бит,...

Сукмагыма карлар явып үтте,
Ә мин һаман язлар котәмен..
Кыш буранлап дулый урамнарда,
Ә мин кышта чәчкә көтәмен..
Карлы болыт күкне каплаганда,
Мин шул күктә кояш көтәмен..
Кар бөртеге ява чәчләремә,
Ә мин ләйсән яңгыр көтәмен..
Үтче диеп кышны ашыктырам,
Язлар килер диеп артыннан..
Андый язлар кирәк түгел лә бит,
Күңел язы көтәм мин һаман…
Сукмагыма карлар явып үтте,
Чәчләремә аклык иңдерде..
Ә мин-юләр, һаман язлар көтәм,
Кышлар үтәр эле диеп өмет итәм..
Зөлфия Бәдретдинова, КФУ студенткасы.
Балык бистәсе кызы.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев