Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Күңел гариплеге

    Кеше язмышында уйнап,

    Кем бәхетеле булалган?

    Андыйларның бәхетләрен

    Ходай бирми дә алган.

    Кеше хисен җиргә салып,

    Кем бәхетле булалган?

    Андыйларның рух пәрдәсе

    Кара төскә буялган.

    Кеше хакын хакламыйча,

    Кем бәхетле булалган?

    Андыйларның горурлыгы

    Тузаннарга уралган.

    Мин-минлеге белән яшәп,

    Кем бәхетле булалган?

    Андыйларның акыллары

    Сафсатадан яралган.

    Гарипләрсез дөнья булмый,

    Дөнья - серле куласа!

    Гарип күңел белән яшәү

    Яманрак лабаса!

    Вазыйх Фатыйхов.

    Фото: http://www.photosight.ru/photos/1101123/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: