Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Кабыну

Ничә язлар үтте, ничә җәйләр, Юк идең бит, ничек табылдың? Яшьлектәге кебек канат үсте Яшь чактагы кебек кабындым. Ике битем яна, очам гына, Әйтерсең лә аккош күкләрдә. Бәхетме бу? Әмма мондый бәхет Үлеп терелү күк күпләргә. Мин яңадан: "Яратам",-дим сиңа. "Яратам",-дип дәшә кайтаваз. Табигатьтә генә кайтса да яз, Минем күңелемдә...

Ничә язлар үтте, ничә җәйләр,

Юк идең бит, ничек табылдың?

Яшьлектәге кебек канат үсте

Яшь чактагы кебек кабындым.

Ике битем яна, очам гына,

Әйтерсең лә аккош күкләрдә.

Бәхетме бу? Әмма мондый бәхет

Үлеп терелү күк күпләргә.

Мин яңадан: "Яратам",-дим сиңа.

"Яратам",-дип дәшә кайтаваз.

Табигатьтә генә кайтса да яз,

Минем күңелемдә яңа яз.

Тән күзәнәкләрем яшәгән күк

Хисләрем дә исән икән лә.

Алар бары бер карашны гына,

Синең назны гына көткәннәр.

Бер очкын да җитә тергезергә.

Кузлап торган учак кабына.

Сөюең чын булса йөрәгеңдә

Яшәр өчен көчең табыла.

Шушы көчкә буйсынасы килә,

Терәк итеп синең иңнәрне.

И, мәхәббәт, назлы иркәң белән

Уяттың син тагын кемнәрне?

Ничә генә язлар, җәйләр үтсен,

Күңел югалтканын эзли гел.

Көйрәп торган учак төсле йөрәк,

Бер очкын да җитә, шуны бел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев