Имән
Ауды имән. Иңрәп калды урман.
Сыктау җиңде агач шаулавын.
Бер табигать үзе генә белде
Нинди олпат ирсез каласын!
Елъязмачы ауды. Тарих ауды.
Урман калды гүя гомерсез.
Имән сыры саен гасыр иде -
Серле урман калды бер серсез.
Ауды имән. Соңгы. Карап торган.
Давыл үтте урман эченә...
Имән гомереннән мәгънә эзлим,
Зурлык җитми безгә - Кешегә.
Вазыйх Фатыйхов.
Фото:http://www.drugsbrand.info/rasteniya/perunovo-derevo/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев