Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Илаһи табыну

Синдә юк миндәге табыну, Синдә юк миндәге сорау да?! Мин көтәм өметем сәгатен- Ышанып ихлас бер юрауга?! Көткәндә сәгатьләр елга тиң, Көткәнем соңарып килмәсен?! Куркытып алгалый бер мизгел: Хисемнең учагы сүнмәсен! Йөрәкнең шәмдәле тоташ ут, Пешәмен, тик нихәл итәсең. Шашып бер сөяргә ашкынгач, Ничекләр кирегә китәсең?! ...Өметем берүкләр сүнмә син,...

Синдә юк миндәге табыну,

Синдә юк миндәге сорау да?!

Мин көтәм өметем сәгатен-

Ышанып ихлас бер юрауга?!

Көткәндә сәгатьләр елга тиң,

Көткәнем соңарып килмәсен?!

Куркытып алгалый бер мизгел:

Хисемнең учагы сүнмәсен!

Йөрәкнең шәмдәле тоташ ут,

Пешәмен, тик нихәл итәсең.

Шашып бер сөяргә ашкынгач,

Ничекләр кирегә китәсең?!

...Өметем берүкләр сүнмә син,

Сүнмә син,

Сүнмә син!..

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X