Хәтеремдә-баян, матайлар,
Хәтеремдә-баян, матайлар,
Әзме акчаң безгә түккәнең?!
Әтисез үсәләр улларым дип,
Бездән көлгәненә - әйткәнең.
Истә : армиягә озата барып,
Син үкереп елап калганың.
Безне сагынып хатлар язып,
Шатланып каршы алганың.
Безнең өчен тырышып , әнкәй,
Егетләреңә түктең күз нурың.
Бар көчең куйганга улларыңа,
Оҗмахта сиңа , әнкәй , урын!
Синең сүзне тотып , анакай,
Узабыз, бүген, тормыш юлын.
Безнең өчен яшәгәнеңә , әнкәй,
Рәхмәтләрен әйтә ике улың!
Фәннур Халиков.
Екатеринбург.
26 октябрь 2011 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев