Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Хәтер дәфтәре

Хәтер дәфтәремне җилләр ачты, Ни укырга аннан теләде? Бер-бер артлы хатирәләр купты, Ничек туктатырга белмәдем. Җилгә рәхәт-кузгатты да, китте, Гарасаты калды җанымда. Давылларын басып туктатырга Ичмасам син дә юк янымда. Балачакта типкәләнгән еллар: Я әбидә, я әнидә йөреп. Иркәләүләр көткән сабый күңел, Калмаганнар кирәк җылы биреп. Шуңадыр да берәр сабый...

Хәтер дәфтәремне җилләр ачты,

Ни укырга аннан теләде?

Бер-бер артлы хатирәләр купты,

Ничек туктатырга белмәдем.

Җилгә рәхәт-кузгатты да, китте,

Гарасаты калды җанымда.

Давылларын басып туктатырга

Ичмасам син дә юк янымда.

Балачакта типкәләнгән еллар:

Я әбидә, я әнидә йөреп.

Иркәләүләр көткән сабый күңел,

Калмаганнар кирәк җылы биреп.

Шуңадыр да берәр сабый күрсәм,

Иркәлим дип кулым үрелә.

Минекеме, юкмы-барыбер,

Барсы да бертигез күренә.

Сабыйларның күңелләрен күреп,

Башларыннан сыйпап китәмен.

Бала бирсә ходай нишләр идем?

Ничек сөяр идем? Әйталмыйм...

Күңел дәфтәремне җилләр ачты,

Битен-биткә-күпме хатирә.

Үсмер еллар күз алдына килә.

Беренче яр төшә хәтергә.

Салам чәчле, ялан тәпиле,

Югарыоч урам малае.

"Билсәпидә" бергә печән ташып,

Шаярышкан еллар шалае.

Ул чагында аңламаган әле

Мәхәббәтнең нәрсә икәнен.

Хәтер дәфтәреннән яшьлек дәшә:

Кал миндә, ди, качма, үскәнем!

Әмма анда калып буламы соң?

Алда әле җитди еллар бар.

Ымсындырган тормыш сукмаклары,

Мин узасы каудар юллар бар.

Һаман барам, тукталуны белмим,

Кемдер дәшә, нидер чакыра.

Әле берсе тора маҗараның...

Көтеп тора тормыш чатында.

Мин яратып яшим бу җиһанны,

Һәр мизгелен тоеп, сөенеп.

Бу гомерне җирдәшләрем белән

Бергә яшим сөеп, сөелеп.

Хәтер дәфтәремне җилләр ача,

Хатирәләр бик күп актарсың.

Кылган эшләр, менгән үрләр байтак,

Сөйләр нәрсәләр бар мактансаң.

Ләкин нигә? Ходай барсын күрә-

Сынауларын үзе бирә бит.

Шатлыгы да, борчуы да анык,

Барчасын да Адәм күрә бит.

Бу гомердә хатер дәфтәремнең

Языласы күпме бите бар?

Бер киләбез җиргә, бер китәбез-

Килгәннәрнең китер юлы бар.

Сынмый гына сынауларын үтеп

Яшик җирдә инде бер килгәч.

Хәтер дәфтәремне ачарлар да:

"Тарих шундый", -ди(е)рләр, без үлгәч.

Берәүгә дә оят китермәсен

Без калдырган хәтер-истәлек.

Чиста булсын, гөнаһлардан хали,

Яшик белеп шуны, искәреп.

Гөнаһлары бер дә булмый калмас,

Җирдә ансыз яшәп булмыйдыр.

Оҗмахтагы гөнаһыбыз өчен

Безне Ходай җирдә сыныйдыр.

Яманлыкны кылмыйк күрәләтә,

Кеше җанын кыерсытмый яшик!

Җирдәшләрнең һәркайсысын сөеп:

"Карендәшем!" -диеп эндәшик!

Шул чагында хәтер дәфтәребез

Укылмыйча кире ябылмас.

Килер буыннар да укыганда

Оят булыр хәлләр табылмас.

Хәтер дәфтәремне барладым бер,

Укып карар өчен гыйбрәт бар.

Яратканнар өчен мәхәббәт бар,

Әче телләр өчен гайбәт бар.

Тормыш бит ул, сукмыклары кантар,

Тигез генә түгел, сикәлтә.

Хәтер дәфтәремне җилләр ачып,

Яшәү мәгънәләрен искәртә.

Ялгышларны башка ясама, ди,

Гомер кыскара, дип кисәтә.

Хәтер дәфтәрләрем языла:

Бите арты бите ачыла,

Бите арты бите ябыла...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев