Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Халәтем сулышын ишетәм

Бәхетле мин диеп яшәгән,

Гомергә бәхетсез парлар бар.

Бер үк су агымын кочса да,

Күрешмәс, кавышмас ярлар бар.

Бар җире җитешкән кешенең,

Дөньядан ваз кичкән чагы бар.

Көннәрнең күз чатнар карасы,

Төннәрнең искиткеч агы бар.

Балтасы суларга төшсә дә,

Башларын имәгән җаннар бар.

Киселгән телемнәр кипкәндә,

Өметне үтермәс фаллар бар.

Бар, дөньям түгәрәк, диюче,

Үз-үзен иң өстен күрүче.

Бар, хәсис, дәрәҗә хакына,

Артыңны, алдыңны үбүче.

Бар, җете күбәләк затыннан,

Мең төшә, мең куна җаныңа.

Иманын сатуга чыгара,

Чит дингә, кирәксә, табына.

Бик матур күңелле затлар бар,

Күкрәүгә бизәлгән азак бар.

Мөбарәк сөюгә баш игән,

Иң татлы мәгыйшәт газап бар.

Дәрьяны ташытыр хисләр бар,

Дөньяны колачлар уйлар бар.

Халәтем сулышын ишетәм,

Башкалар, ә ничек уйларлар?

Вазыйх Фатыйхов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев