Авыл офыклары
  • Рус Тат
  • Гыйшыклыкның утлы шәүләсе (гашыйклар көненә)

    Күз алдымда утлы шәүлә бүген,

    Арлы- бирле йөри. Ни дәва?

    Күзем йомсам,хисләр буталана,

    Аны күрәм сыман берара?

    Утлы шәүлә йөри, серле шәүлә,

    Күр йөрәкне камый ялкынга.

    Тирләп -пешкән хисләр чәбәләнә,

    Басып торам карлы салкында?

    Хыял түгел, төш тә түгел үзе,

    Нинди серлелек бу илаһи?

    Шушыдыр ул гыйшык тилелеге,

    Шушыдыр ул сөю, билләһи?

    Эшем кулдан төшкән, ашым да юк,

    Йөзәм бары утлы хисләрдә.

    Гүя, пәрәвәзгә эләккәнмен,

    Белми җаным, белми нишләргә?

    Урап киләм күпме чакрымнарны,

    Югалыр күк шәүлә алдымнан.

    Әллә шушы микән бу мәхәббәт,

    Таһир-Зөһрәләре табынган?

    Юк югалмый, һаман күз алдында,

    Мәңгелеккә килгән, диярсең.

    Менә шулай кайчак, гыйшык тотып,

    Шәүләгә дә башың иясең?!

    "Мин тилең шул синең" ,- диясең!

    Вазыйх Фатыйхов.

    http://photo-day.ru/den-svyatogo-valentina-2013/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: