Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Гашыйк иттең бугай син мине…

Йөрәгеңэ кулым тиеп китте,

Әллә ялгыш, әллә чын иде?!

Пеште, көйде, янды сулышларым,

Син серлеме, әллә мин тиле?

Бер сүзеңэ гашыйк булдым кинәт,

Чынлап әйттеңме син, юриме?!

Аяк җиргә тими, күктән йөри,

Син серлеме, әллә мин тиле?

Күзләреңә күзем тотылганда,

Карашларың тоташ нур иде.

Алданыр чак узган, жан тартылды,

Син серлеме, әллә мин тиле?

Кулларыңа кулым сузылганда,

Уйларыңда синең ни иде?

Җибәрмәче, дидең, җибәрмәдем,

Син серлеме, әллә мин тиле?

Хисләреңә хисем уралганда,

Син кем идең, э мин кем инде?

Сүзсез генэ сине кочып торам,

Юк, түгелмен, түгел мин тиле,

Гашыйк иттең бугай син мине!

Вазыйх Фатыйхов.

Фото yndex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X