Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

“Дуслар, - дигән идең, - туган кебек,

Алар миңа күкпкә якынрак!"
Син үзеңне шулай алдадың.
Шул сүзләргә мине ышандырдың,
Мин, буш куык, шуңа куандым.

Язмыш җиле исте гарасаттай
Йөрәкләрне өтте ялкыны.
Дусларыңнан сөяк артты да бит.
тик суытты кабер салкыны.

Гарасатлар килде өерелеп,
Мин сыгылып төштем чыбыктай.
Дусларыңнан арткан сөякне
Ялый-ялый мин дә чыныктым.

"Дуслар, - дидең, - сезне ташламаслар!"
Дуслар белән "туган" уйнадың.
Мәңгелеккә киттең... Син киткәч,
Син югалгач, мин дә уяндым...

Гөлнур Әхмәдуллина.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X