Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Чын сөюдер...

Иренеңә гашыйк минем күзләр,

Күзләреңә гашыйк иренем.

Нишләттен син минем йөрәгемне,

Нишләттең син минем, яз гөлем,

Мәхәббәткә тулы күңелем!

Диңгезгә-капкач, күккә баскыч юк,

Мәхәббәткә дәва бик сирәк.

Күңелгә моң-сагыш какканда,

Минем өчен инде син кирәк,

Чын сөюдер инде бу, димәк!

Назлар җыям татлы сүзләреңнән,

Таһир булып киләм каршыңа.

Вакытларга сылтау тапма берүк,

ЗөҺрә булып мине каршыла,

Мин бит һәрчак сиңа ашыгам!

Төшләремдә күрәм йөгергәнең,

Гуя миңа каршы чабасың.

Чын мәхәббәт шундый кайнар икән,

Пешәм, янам тоймый чамасын,

Тоймый калам сөю арасын!

Мәхәббәткә вакыт юк, диләр,

Һәрчак тоям сине янәшә.

Йөрәк тибеше - чаптар хисләрем,

Алар сине миңа ярәшә:

- Яратам!- дип сиңа эндәшә.

Дарулар юк татлы сөюләргә,

Мәхәббәткә дәва бик сирәк.

һәрчак тоям сине янәшәмдә,

Минем өчен инде син кирәк,

Чын сөюдер инде бу, димәк!

Вазыйх Фатыйхов.

Фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев