Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Бәйрәм бүген, Җиңү бәйрәме

Сугыш беткәнгә күптән булса да, Һаман да төзәлми яралар. Ничә ел көткән улларын күрми, Китеп барды газиз аналар. Авырткан йөрәкләр ямаулы, Кан саркый ямаулы урыннан. Ни хәл икән, кайтмый калганнар, Сезнең дә учаклар суынган? Саргайган солдат хатлары, Сандык төбендә әле дә торалар. Кавыша алмый калган яшь кызлар, Үзләре дә әби...

Сугыш беткәнгә күптән булса да,
Һаман да төзәлми яралар.
Ничә ел көткән улларын күрми,
Китеп барды газиз аналар.

Авырткан йөрәкләр ямаулы,
Кан саркый ямаулы урыннан.
Ни хәл икән, кайтмый калганнар,
Сезнең дә учаклар суынган?

Саргайган солдат хатлары,
Сандык төбендә әле дә торалар.
Кавыша алмый калган яшь кызлар,
Үзләре дә әби булганнар.

Җиңү җилләре барлап йөриләр,
Мәйданга җыелган халыкны.
Сыкранып куя Җир-ана,
Күпме күз яше аңа сарыкты.

Яшь тамган туфракны аралап,
Гөлләр дә күз кысып алалар.
Дога булып кайтмый калганнарга,
"Мәңгелек утлар"ы яналар.

Җиңү көне, Җиңү көне бүген,
Гасырларда аның тиңе юк!
Зәңгәр күкнең олуг гөмбәзенә,
Без ай, кояш булып уелдык.

Ракеталар, безнең ракеталар,
Безне котлый алар, күрегез!
Һаман шулай матур булып калсын,
Ай, кояшлы зәңгәр күгебез!

Миннур Сафиуллин,
ветеран укытучы.
Балыклы Чүкәй авылы.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев