Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Бисмиллалы булсын һәр эшең!

"Сабыр бул,син!" - дисең,

Ул сабырның
Кайдадыр бер чиге бардыр бит?!
Миңа калса,сабыр - түземсезнең
Сабыр коелары сайдыр бик.
"Елыйм,дисәң,яшереп ела, - дисең.
Дошманнарың яшең күрмәсен!
Үксеп елавыңнан ләзззәт алып,
Гайбәт - нахакларга күммәсен."
"Ешрак елмай, - дисең,
Һәрчак елмай,
Эчтән күңелең яшькә тулса да.
Һәрбер көнгә көлеп сәлам бир син,
"Таш атканга ашың әзер булсын,
Изгелекләр җирдә ятмый ул.
Яхшылыкның кадерен белмәгәннәр
Күңел тынычлыгы тапмый ул".
"Өсте - өстенә байлык җыйма, - дисең,
Нәфес ямьсезли ул кешене.
Харам маллар бәхет алып килми,
Уйлап башкар һәрбер эшеңне!"
"Бисмиллалы булсын һәр гамәлең,
Бисмиллалы юллар гел уңа".
Биргән акыл,киңәшләрең өчен
Мең рәхмәтле,әнкәй,мин сиңа!
Гүзәл Хәбибуллина,
Корноухово авылы
Мәдәният йорты директоры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шигърият

2
X