Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Бәхет дигән муенса

Cәйләннәрен берәм-берәм сайлап,

Тездек бәхет дигән муенса.

Сәйләннәрне бер дә бутамадык,

Куеп бардык тәртип буенча.

Иң беренче саулык дип аталган,

Сәйләнне без җепкә кигездек.

Иман, ислам, тигез матур тормыш,

Дигәннәрен тезеп киттек без.

Бәхет, тәүфыйкь, шәфкать балаларга,

Насыйп ит дип, куйдык дүрт сәйлән.

Үз парларын тапсын алар җирдә,

Гомерләре узмасын әрәм.

Куанычлы картлык, оныкларны

Язсын, Раббым безгә күрергә.

Муенсабыз инде тулып килә,

Тагын нинди сәйлән тезәргә?

Иманлы коллар, Раббым, булсак иде,

Мәңгелеккә күчкән чагында.

Яшәгәндә фани дөньяларда,

Икмәк булсын һәрчак табында.

Муенсаны тезеп бетердек тә,

Очын бәйләп куйдык чигәләп.

Шушы муенсадай бәхетебез,

Була күрсен, берүк, түгәрәк.

Cәйләннәрен берәм-берәм сайлап,

Тездек бәхет дигән муенса.

Буыннардан- буыннарга күчсен,

Без төзегән шушы муенса.

Фәнис МӨХӘММӘТҖАНОВ

Яр Чаллы шәһәре.

Фото: http://mywishlist.ru/pic/i/wish/orig/002/545/437.jpeg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев