Бергэ эзләп карыйк сәбәпләр
Кимчелеген әзлим яратмаска,
Таба алмыймын бит хич кенә.
Ихлас күңеленә тартылам да,
Шуннан китә алмыйм хич менә.
Түзә алсан, түзеп кара әле,
Узма әле, узма чикләрне.
Онытып та булмый теләсән дә,
Бу мәхәббәт исен китмәле.
Юлларыңа каршы чыкмас өчен,
Күпме сукмакларны урыймын.
Чыкма әле,чыкма юлларыма,
Үтенеплэр синнән сорыймын.
Мәхәббәттән шашып тилергәнче,
Туктыйк, зинхар, шушы сәгатьтә.
Кавышырга безгэ хич ярамый,
Бергә әзләп карыйк сәбәпләр.
Түзә алсан, түзеп кара әле,
Узма әле, узма чикләрне.
Онытып та булмый теләсән дә,
Бу мәхәббәт исен китмәле.
Вазыйх Фатыйхов.
Фото yandex.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев