Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Шигърият

Бер сыйныфтан ике очар кош

Балачаклар артта калды инде, Безнең хәтерләргә уелып. Әле кичә генә иркәләнгән кебек, Әни кочагына сыенып. Без кичәге шаян чәчби кызлар, Килеп кердек белем иленә. Бик катлаулы аңа бару юлы, Авырлыклар аша бирелә. Зур шул сыйныф, бик кечкенә Ике бөртек парлы күгәрчен. Зур сыйныфта безне укыттылар- Илгә кирәк булган күрәсең. Сау...

Балачаклар артта калды инде,

Безнең хәтерләргә уелып.

Әле кичә генә иркәләнгән кебек,

Әни кочагына сыенып.

Без кичәге шаян чәчби кызлар,

Килеп кердек белем иленә.

Бик катлаулы аңа бару юлы,

Авырлыклар аша бирелә.

Зур шул сыйныф, бик кечкенә

Ике бөртек парлы күгәрчен.

Зур сыйныфта безне укыттылар-

Илгә кирәк булган күрәсең.

Сау бул, мәктәп! Китәр чак та җитте,

Сиреньнәрнең чәчәк аткан чагы.

Сагынмыйча ничек булсын инде,

Син бит безнең белем учагы!

Соңгы звонок! Никтер сагышлы ул,

Шулдыр инде сагыну дигәне.

Мәктәбебез, безне онытма син,

Көтеп тор син һәрчак килгәнне.

Айсылу Мифтахова.

Елизавета Неменкина,

Балыклы Чүкәй урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X